«Мин һәм минем виртуаль дусларым»: куркынычсыз онлайн-аралашу дәресе (6+)

2 февраль көнне, Куркынычсыз Рунет кысаларында, Үзәк балалар китапханәсе «Мин һәм минем виртуаль дусларым» дигән куркынычсыз онлайн-аралашу дәресе үткәрде.
Чарада укучылар андый аралашуның уңай һәм тискәре якларын тикшерде. Диалог барышында балаларга интернетта төрле куркынычлар булуы турында искә төшерделәр, ә Интернетта үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен бергәләп атадылар. Сөйләшү әкренләп интернетка бәйлелек темасына күчте. Чамадан тыш виртуаль аралашу, бала үзе дә сизмәгәндә, чынбарлык дөньясын виртуальгә алыштырып, аның бөтен тормышын астын өскә әйләндерергә мөмкин.
Очрашу азагында файдалы, ә иң мөһиме, куркынычсыз сайтлар белән таныштылар. Ул ресурсларда уку өчен дә, күңел ачу өчен дә кирәкле мәгълүмат урнаштырыла: бу – энциклопедияләр һәм сүзлекләр, балалар өчен журналлар, китапханәләргә сылтамалар һ.б.

Поделиться: